news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Татарстан Хөкүмәте әгъзалары арасында иң медиаактивы булды

ТР спорт министры Владимир Леонов июнь нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәте әгъзалары арасында иң медиаактивы булды, ул 140 355,98 балл җыйды. Шул хактагы рейтингны «Еду в Татарстан | Статистика» Telegram-каналы тәкъдим итте.

Фото: © Инфографика: t.me/toptatarstan

ТР спорт министрының Казанда төзелә торган Фигуралы шуу сарае атамасына кагылышлы сүзләренең контексттан чыгуы турындагы язма каналга язылучыларның зур игътибарын җәлеп итте. Моңа кадәр ул спорт комплексына фигуралы шуучы Алинә Заһитова исемен бирү ихтималын «артык булачак» дип әйткән иде.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков (аның рейтингы – 115 292,74) икенче баскычта урнашты. Өченче урында ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Альмир Абашев (аның рейтингы – 35 990,28).

Фото: © Инфографика: t.me/toptatarstan

Республика Хөкүмәтенең иң медиаактив әгъзалары унлыгына шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина (14 475,90 балл), ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков (14 057,50), ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин (3426,20), ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин (3372,79), ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева (1655,32), ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров (756,97), ТР вице-премьеры -сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко (402,21) керде.

Рейтинг аудиторияне колачлау, җәлеп ителү һәм бер ай эчендә Телеграмда телгә алынулар саны нигезендә төзелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot