news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры итеп билгеләнгән

ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, Рафис Борһанов министр вазифасыннан азат ителгән

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 сентябрь көнне "В.А.Леоновны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасына билгеләү турында"гы Указны имзалаган.

"Леонов Владимир Александровичны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры итеп билгеләргә", - диелгән документ текстында.

Шул ук көнне ТР Президентының икенче Указы белән Борһанов Рафис Тимерханович бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасыннан азат ителгән.

Белешмә. Владимир Леонов 1977 елның 25 августында Казанда туган. 1995 елда Казан дәүләт технология университетын, 2000 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисадчы, кыйммәтле кәгазьләр базары белгече (бакалавр). Төрле елларда ТР КВН яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, "Четыре татарина" телевизион иҗат берләшмәсе ҖЧҖ директоры, "2013 елда Казан XXVII Бөтендөнья  җәйге универсиада башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры, "Рубин" футбол клубы генераль директоры вазифаларында булган. 

2014 елның февраленнән РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов ярдәмчесе итеп билгеләнгән .       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100