news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов: “Созвездие – Йолдызлык” фестивале – сәләтле яшьләр өчен социаль лифт”

Быел әлеге фестиваль-хәрәкәт үзенең 15 еллыгын каршылый

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында яшьләрнең “Созвездие – Йолдызлык” XV ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивален үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, “Созвездие – Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина катнашты.

Быел “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивале үзенең унбишьеллык юбилеен каршылый. Владимир Леонов сүзләренчә, 15 елда 750 меңнән артык бала фестиваль мәктәбен узган. Аларның һәрберсе – билгеле бер дәрәҗәдә республикабызның горурлыгы. Министр фестивальнең уникальлеген ассызыклап, әлегә Россиядә аңа тиңдәш проектларның булмавын искәртте. “Бүгенге медиакиңлекне басып алган түбән сыйфатлы сәнгатькә каршы буларак, “Созвездие – Йолдызлык” катнашучылары үзләренең сәнгати яктан югары дәрәҗәдәге сәләтләрен күрсәтә. Шөкер, аларның лаеклы укытучылары бар. Алар да, үз чиратында, фестиваль мәктәбен уза, аның кысаларында оештырылган әзерлек курсларында белем-осталыкларын арттыра”, – дип сөйләде Владимир Леонов. Ул кайчандыр “Созвездие – Йолдызлык”та катнашып, бүгенге көндә танылу алган Динә Гарипова, Рүзил Гатин, Илгиз Зәкиев исемнәрен атады. “Фестиваль сәләтле яшьләр өчен чын мәгънәсендә социаль лифт булып тора. Һәрбер яшь кеше – тамырларына, милли гореф-гадәтләренә, статусына бәйсез рәвештә, үзенең сәләтен күрсәтә ала. Фестиваль сәхнәсендә чыгыш ясаучы миллионер баласы да, эшче баласы да тигез хокуклы”, – диде министр чыгышында. Ул юбилей сезонының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланачагы турында әйтте. Владимир Леонов сүзләренә караганда, ярымфиналга үткән 2,5 меңнән артык номер сугыш темасын чагылдырачак. Быел “Созвездие – Йолдызлык”ның яшь артистларын Кырым да күрәчәк. 11нче тапкыр уздырылачак иҗади сменадан тыш, алар “Артек” халыкара балалар үзәгенең 90 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәмдә катнашачак. Бирегә фестиваль-хәрәкәтнең 50 катнашучысы чакырулы, дип сөйләде министр.

Аннан соң сүз алган Нурия Һашимова, күп милләтле республикабызда балаларга сәләтләрен күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылуын билгеләп узды. Ул “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә әзерлектә ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимияте башлыкларына рәхмәтен җиткерде. “Фестиваль яшьләрдә югары культура тәрбияләүдә зур эш башкара. Чөнки катнашучылар үзләрен җыр-бию ягыннан гына түгел, әхлакый-тәрбияви яктан да күрсәтә. Күңелендә моң булган, җырлаган-биегән бала күңелендә начарлыкка урын калмый”, – дип сөйләде ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә булышлык фонды башкарма директоры.

Дмитрий Туманов исә фестивальнең унбишьеллык эшчәнлеген барлады. Аның сүзләренә караганда, “Созвездие – Йолдызлык” бик күп буыннардан торган катлаулы система, һәм әлеге оештыру буыннарның берсе генә өзелсә дә, фестиваль булмаячак. Генераль продюсер бу уңайдан 15 ел буена бәйләүче ролен башкарган ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллективына рәхмәтен белдерде. Ул фестивальнең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә узуын һәм бу юнәлештә ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә булышлык фондының алыштыргысыз эшчәнлеген билгеләп узды. Дмитрий Туманов ТР Муниципаль берәмлекләр советы һәм шәхсән район хакимияте башлыкларының ярдәмен дә ассызыклады. Аның сүзләренчә, фестиваль-хәрәкәт “сорылык” белән көрәшкә юнәлтелгән. Катнашучылар исә киләчәккә юллама ала. Әлеге фестиваль Татарстанда балаларга карата мөнәсәбәтнең нинди булуын күреп белергә мөмкинлек бирә, диде Дмитрий Туманов.

Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, төрле елларда “Созвездие – Йолдызлык”та катнашкан 10 җырчы Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган. Бу беренче карашка гына аз булып тоела, чөнки консерваториягә елына нибары 10 гына кеше кабул ителә һәм биредә җыр сәнгатенең элитасы тәрбияләнә. Жюри рәисе бүгенге татар опера мохитендә танылу алган яшь җырчы Артур Исламов, Казанда уздырылган “Төреквидение” бәйгесендә 2нче урын яулаган Айдар Сөләймановны мисалга китерде. Аның сүзләренчә, фестивальдә чыгыш ясаучылар арасыннан иң яхшыларны сайлап алу елдан-ел катлаулана, чөнки катнашучы балаларның саны гына түгел, әзерлек дәрәҗәсе дә арта.

“Татар-информ”да булган сөйләшүне тулысынча сайттан карап-тыңлап була: http://www.tatar-inform.ru/video/7486/

news_right_1
news_right_2
news_bot