news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: “Самбо һәм билбаулы көрәш 2013 елгы Универсиадага яңа төсмер бирәчәк”

2013 елгы Универсиада программасына 13 өстәмә спорт төре кертелде

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадада спортчылар 26 спорт төре буенча көч сынашачак. Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) башкарма комитеты тарафыннан расланган спорт төрләре исемлегенә шул кадәр спорт төре кертелгән.

14 ноябрьдә Төркиянең Эрзурум шәһәрендә узган FISU башкарма комитеты утырышында Универсиаданың ахыргы программасы расланды. Универсиаданың мәҗбүри булган 13 спорт төренә (аларга суга сикерү, нәфис гимнастика, су полосы, волейбол, җиңел атлетика, дзюдо, футбол, фехтование, өстәл теннисы, спорт гимнастикасы, теннис, баскетбол, йөзү керә) өстәмә 13 спорт төре өстәлде. Алар арасында академик ишү, байдаркаларда һәм каноэда ишү, билбаулы көрәш, ату (стендка һәм пуля белән), шахматлар, чирәмдәге хоккей, бокс, регби-7, пляжда волейбол уйнау, синхрон йөзү, бадминтон, авыр атлетика, самбо кебек спорт төрләре бар. Бүген бу хакта ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгында узган матбугат очрашуында Универсиаданың Башкарма дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов хәбәр итте.

В.Леонов хәбәр иткәнчә, Универсиада программасына кертелә торган өстәмә спорт төрләрен раслаганда, башкарма комитет утырышында катнашучыларда билбаулы көрәш һәм самбо кебек спорт төрләре бик күп сораулар тудырган. Чөнки спортның яңа төрләре булып санала. Самбо – Россия өчен якын спорт төре булса, билбаулы көрәш республика үзенчәлекләрен ачып сала дип санала. В.Леонов сүзләренчә, билбаулы көрәшне программага кертү мәсьәләсе бик принципиаль рәвештә торган. Һәм бу спорт төре тарихта беренче мәртәбә Универсиада программасына кертелгән. “Самбо һәм билбаулы көрәш Универсиадага яңа төсмер бирәчәк һәм аларның үсешенә китерәчәк”, - дип белдерде В.Леонов.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Үсеш һәм программаларны гамәлгә кертү бүлеге башлыгы урынбасары Азат Кадыйров сүзләренчә, Универсиада программасына кертелгән өстәмә 13 спорт төре буенча 120 комплект медаль уйнатылачак, шул исәптән 30 комплект медаль самбо һәм билбаулы көрәш төрләренә исәпләнгән.

Владимир Леонов журналистларга 2013 елгы Универсиада программасына кертелгән өстәмә спорт төрләренең нинди спорт объектларында узачагын да хәбәр итте. Бадминтон буенча ярышлар - Теннис академиясендә, бокс буенча бәйгеләр – Бокс үзәгендә, Билбаулы көрәш һәм самбо буенча турнир Көрәш сараенда узачак. Ишкәкле спорт төрләре буенча ярышлар Кабан күлендәге үзәктә оештырылыр дип көтелә. Пляжда волейбол уйнарга теләүчеләрне Казан ипподромы көтеп кала. Регби-7 кебек спорт төрен якын күрүчеләр Ферма шоссесында төзелә торган стадионда, синхрон йөзү белән шөгыльләнүчеләр – Спортның су төрләре сараенда, ату белән мавыгучылар Стендка ату комплексы базасында һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы базасында (пулялар белән ату) көч сынашачак. Авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләрне “Батыр” спорт комплексы, хоккейчыларны Чирәмдәге хоккей үзәге көтеп кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100