Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Леонов Олимпиадада «бронза» яулаган Вик Уайлдны аерым бүләкләргә вәгъдә итте
АКШта туган Вик Уайлд Татарстан сноубордчысы буларак исәпләнә.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Олимпиадада бронза медале яулаган сноубордчы Вик Уайлдны аерым бүләкләргә вәгъдә итте.
«Миндә эмоцияләр ташкыны. Мин Вик Уайлд белән Сочидагы Олимпиададан бирле яхшы таныш. Сочида ике алтын медаль яулап, аннары уңышсыз период кичергәннән соң бүген башкарган эше өчен мин аны чын ир-ат дип әйтер идем. Ул җиңүгә омтылышын йодрыгына җыя алды», — диде Владимир Леонов Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр Олимпиадада җиңү яулаган татарстанлыларга гадәттә республика исеменнән бүләкләр бирелүен әйтте.
«Вик өчен, һәрхәлдә, нәрсә дә булса уйлаячакбыз. Фикерләр бар. Һәрхәлдә аны билгеләп үтәрбез», — диде Владимир Леонов.
Америка Кушма Штатларында туган Вик Уайлд бүгенге көндә Россия гражданы. 2019 елдан бирле ул Татарстан сноубордчысы буларак исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз