news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов Олимпиада нәтиҗәләре турында: Канәгать дип әйтә алмыйм

«Буласы булган. Тормышны кирегә борып булмый», — диде Татарстанның спорт министры.

Владимир Леонов Олимпиада нәтиҗәләре турында: Канәгать дип әйтә алмыйм
https://tatarstan.ru/

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Токиода узган Олимпиада нәтиҗәләре буенча үз фикерен белдерде.

«Канәгать дип әйтә алмыйм. Һәрвакыт күбрәккә өмет итәсең. Пьедесталга менәргә мөмкинлекләре булган спортчылар өчен аяныч. Әмма спорт — ул спорт инде. Анда федерацияне дә, тренерны да, спортчыны да гаепләү кыен. Буласы булган. Тормышны кирегә борып булмый», — диде Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстанның Спорт министрлыгы сайтындагы мәгълүматларга караганда, республикадан Марта Мартьянова фехтование буенча олимпия чемпионы булган, Александр Красных йөзүдә көмеш медаль яулаган, Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубев илнең волейбол буенча җыелма командасы составында көмеш медальгә лаек булган. Башка медальләр юк.

«Вероника Кудерметова [ТИ иск.: теннис] өчен гарьләнеп еларлык. 9-5 һәм 11-9 нәтиҗәсеннән соң ничек оттырырга мөмкин иде? Мөмкин икән. Волейбол буенча җыелма команда финалда ахыргача „басмады“. Никитаны [ТИ иск.: Шлейхер, суга сикерү], аңлашыла, „чукыдылар“. Ләкин соңгы сикерү шундый да була. Бронза кесәдә иде шикелле. Зилә дә [ТИ иск.: Батыршина, стендлы ату] шулай ук. Яшькә, психологик тотрыклылыкка карамастан, күпләрнең кулы калтырый», — диде Владимир Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100