Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Леонов: Махсус кышкы Олимпия уеннары зур чыгымнар таләп итмәячәк
Татарстанның спорт министры әлеге чара өчен яңа метро станцияләре, стадионнар, юл чишелешләре төзелмәячәген белдерде.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Махсус кышкы Олимпия уеннарын уздыру зур чыгымнар таләп итмәячәген белдерде. Бу турыда ул Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
«Юл картасы буенча, Махсус кышкы Олимпия уеннарын уздыру өчен инфраструктур үзгәрешләр көтелми. Әлеге чара өчен яңа метро станцияләре, стадионнар, юл чишелешләре төзелмәячәк. Аны уздыру турында карар кабул иткәндә үк зур чыгымнар кирәк булмавы исәпкә алынды. Спорт ярышларына җәлеп ителәсе объектларны бераз тәртипкә китерәсе булачак, билгеле. Шәһәрнең кунак кабул итү урыннарына да игътибар бирелер», — диде Владимир Леонов.
Министр сүзләренчә, чараны уздыру хокукына ия булу - Татарстан җитәкчелегенең зур уңышы. Бу Россия Президенты тарафыннан хупланган инициатива.
«Бюджет хәзерге вакытта формалаша. Беренче чиратта, туклану, кунакларны урнаштыру, ачылу һәм ябылу тантаналарына бәйле чыгымнар планлаштырыла. Бу чагыштырмача зур чыгымнар түгел. Бюджеты кабул ителгәч, без аны ачыктан-ачык игълан итәчәкбез», — диде Владимир Леонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз