Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Леонов: «Конфедерацияләр кубогына жирәбә салуның югары дәрәҗәдә узачагына ышанам»
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Россия һәм чит ил журналистларына Казанда «Чемпионнар турниры»на ничек әзерләнүләре турында сөйләде.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Кирилл Шлыков). Бүген Казанда 2017елдагы Конфедерацияләр кубогына жирәбә салу чарасы узачак. Анда сигез илнең җыелма командалары төркем этабындагы үз көндәшләрен беләчәк. Татарстан башкаласы һәм тагын өч Россия шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи – «Чемпионнар турниры»н үзләрендә кабул итәчәк.
Жирәбә салу алдыннан узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов: “барысы да югары дәрәҗәдә узачагына ышанам”, дип белдерде.
Министр 2013 елгы Универсиада һәм 2015 елдагы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру Казан өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә чыганагы булды, дип белдерде. Нәкъ менә әлге тәҗрибә дөнья күләмендәге зур чаралар үткәрү, шул исәптән футбол буенча планета беренчелегенә Конфедерацияләр кубогын үткәрү мөмкинлеген бирә. «Казан илнең спорт аренасында бик танылган шәһәр. Бүген бу шәһәрне башка шәһәр белән беркем дә бутамый», – дип билгеләп үтте брифинг барышында Владимир Леонов.
Тантанада йөзләп артист һәм Россия медиаиндустриясе йолдызлары катнашачак. Шоуны Андрей Малахов һәм Яна Чурикова алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз