news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Конфедерацияләр кубогы вакытында Казаннан китеп торырга кирәкми

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры спорт уеннарына бәйле проблемалар турындагы имеш-мимешләргә ышанмаска өндәде.

Владимир Леонов: Конфедерацияләр кубогы вакытында Казаннан китеп торырга кирәкми
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Конфедерацияләр кубогын уздыруга бәйле рәвештә проблемалар килеп чыкмаячак, шул сәбәпле бу вакытта Казаннан китәргә кирәк дигән сүзләргә ышанырга кирәкми. Бу хакта Владимир Леонов аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Беркая да китәргә кирәкми. Уеннар казанлылар өчен уздырыла. Казан-Арена янындагы мәйдан гына ябылган. Конфедерацияләр кубогы вакытында урамнарда хәрәкәт иткәндә, проблемалар килеп чыкмаячак, транспортлар көчәйтелгән режимда эш алып барачак,” – диде ул.

Леонов Криштиану Роналду килү хөрмәтеннән уеннарда ләззәт алырга киңәш итте.

“Уеннардан ләззәт алыгыз. Кайчан әле безгә Криштиану Роналду килә? Конфедерацияләр кубогы - тарих. Мин министр буларак түгел, ә шәһәр кешесе, җанатар буларак әйтәм – стадионда, телеэкраннарда Конфедерацияләр кубогы мохитен үзегездә тоегыз,” – диде Владимир Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100