news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: “Казанда “Рубин” матчында фанатларның үз-үзен тотышы бер мичкә балга бер кашык дегет салуга тиң”

Азат Кадыйров “Рубин” җанатарларының гамәлләрен шаккатмалы, аңлатып булмаслык дип белдерде

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Билгеле булганча, кичә “Рубин” командасы җанатарлары “Казан-Арена” стадионы трибунасында “Торпедо” командасы белән матч барышында янгын чыгарды. Әлеге мачт Казан футболчылары файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Бүген ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров фанатларның утыргычларга ут төртүенә карата үз фикерләрен җиткерде.

Азат Кадыйров “Рубин” һәм “Торпедо” командалары арасында футбол буенча Россия чемпионаты матчы барышында фанатларның үз-үзен тотышын, шаккатмалы вакыйга, дип атады. “Казан-Арена”да булган кыланышны аңлатырга сүзләр табып булмый. Шундый яхшы шартлар тудырылуы, куркынычсызлык хезмәте лояль мөнәсәбәттә булганы өстенә, ул кешеләргә нәрсә җитми?! Бүген Чемпионнар лигасында буш трибуналарда ЦСКА-“Бавария” матчы узачак. Кемгә кирәк инде бу?” – диде Кадыйров.

Ул Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында мондый инцидентлар исәпкә алыначагын белдерде.

“Без куркынычсызлык өчен җавап бирүче хезмәтләрнең шик тудырган затларга мөмкин кадәр игътибарлы булуына омтылачакбыз. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында андый халык категориясе очрамас дип ышанам. Бу тәртипле тотыш кысаларына сыймаслык хәл”, - диде Азат Кадыйров.

Владимир Леонов аның белән килешеп, FINA чемпионаты ярышларын уздырганда үзебезнең җанатарларга яклаулар булмаячагын билгеләп узды. Матчның “Рубин” файдасына җиңү белән тәмамланганын күздә тотып, министр: “Бу бер мичкә балга бер кашык дегет салуга тиң”, - дип белдерде.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100