news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Казанда фигуралы шуу сарае төзелә башланмавының сәбәбен аңлатты

«Иң мөһиме — объектның проекты әзер. Аның өчен җир кишәрлеге дә резервланган», — диде Татарстанның спорт министры.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Казанда фигуралы шуу сарае төзелә башланмавын әлеге объектны әлегә федераль программага кертеп булмавы белән бәйләп аңлатты.

«Фигуралы шуу объекты — безнең күптәнге хыял. Бу турыда әйткәнебез бар, ләкин әлегә аны бер федераль программага да кертә алмадык. Кызганыч, әлегә аңа туры килерлек зур программалар юк. Бу объектны берәр программага кертү өчен Россия спорт министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз», — диде Владимир Леонов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр зур спорт объектларын төзүгә зур чыгымнар таләп ителүен әйтте. Бигрәк тә төзелеш материалларына бәяләр кисәк арткан вакытта.

«Иң мөһиме — объектның проекты әзер. Аның өчен җир кишәрлеге дә резервланган. Бу безнең төп приоритетларыбызның берсе», — диде Владимир Леонов.

news_right_1
news_right_2
news_bot