news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Казанда Алинә Заһитова мәктәбенең кайчан ачылачагы турында сөйләде

Владимир Леонов Казанда Алинә Заһитова мәктәбенең кайчан ачылачагы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанда олимпия чемпионы Алинә Заһитова хөрмәтенә төзелә торган фигуралы шуу сараен кайчан ачарга ниятләүләре турында сөйләде.

«Белгәнегезчә, җәй башында берничә объект, шул исәптән бу арена буенча да шәһәр советы узды. Анда дизайнерлык өлешен: фасадларны, шулай ук төзелешнең гомуми алымнарын хупладылар. Кыскасы, барлык карарларны да расладык. Килешенгәнчә, проектны тормышка ашыруга таба хәрәкәт итәбез: хәзер җир эшләре бара, җәйге төзелеш кампаниясе башланырга тора. Киләсе сезонга, яз-җәй башында проектны төгәлләп, файдалануга тапшырырга һәм эчтә эшли башларга телибез», - диде Владимир Леонов. Бу хакта «ВсеПроСпорт» сайты хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, Алинә Заһитова мәктәбе Казанның Порт урамы, 2 йорт адресы буенча урнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot