news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Казанда Алинә Заһитова мәктәбе өчен инвестор ел ахырында табылачак

Владимир Леонов: Казанда Алинә Заһитова мәктәбе өчен инвестор ел ахырында табылачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе өчен инвесторны агымдагы ел ахырына кадәр табарга ниятлиләр. Татарстан спорт министры Владимир Леонов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без соңгы проектны тулысынча формалаштырдык, ул арзан түгел. Ел ахырында карарлар кабул итәчәкбез, инвестор эзләячәкбез, моңа каян акча табуны уйлаячакбыз. Безгә проектның соңгы бәясен белергә һәм алга таба тиешле карарлар кабул итәргә кирәк – безнең белән кем бара, бу кемнең инвестицияләре һәм кемнең акчасы. Ел ахырында әлеге мәсьәләләрне хәл итәрбез дип ышанам», - диде ТР спорт министры.

«Сүз йөзләгән миллион сум хакында бара. Бу стандарт бина гына түгел, ә уникаль проект булачак», - дип искәртте Леонов. Башта ул инде быел ук мәктәпнең ачылачагы хакында хәбәр иткән иде. Ә чынлыкта 2024 елның җәендә төзелеш эшләре әле башланган гына.

2023 елның июнендә Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, алар фигуралы шуу мәктәбе проектын гамәлгә ашыру хакында фикер алышты. Соңрак, декабрь аенда, Алинә тренерлык карьерасы белән шөгыльләнергә ниятләве хакында сөйләде. Владимир Леонов ачыклык керткәнчә, Заһитова мәктәбен Казанның Елга порты тирәсендә төзергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100