news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Казан - спорт башкаласы, Татарстан - спорт төбәге

ТР спорт министры Владимир Леонов Татарстанның спорттагы уңышлары турында Мәскәүдә узучы «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында сөйләде.

«Казан – спорт башкаласы, Татарстан – спорт төбәге. Татарстан – спортның барлык юнәлешләрендә флагманнарның берсе», – диде Владимир Леонов.

Министр мәскәүлеләрне киләсе елда Казанда узачак спорт уеннарына чакырды.

«Киләсе елга барыгызны да Казанда көтәбез, безнең ике зур вакыйгабыз бар. Февраль аенда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» уздырачакбыз. Без бер урында һәм бер үк вакытта классик спортны һәм киберспортны тоташтырабыз. Июнь аенда барыгызны да яңа «БРИКС илләре уены» проектына көтәбез. Анда 27 спорт төре тәкъдим ителәчәк. Барыгызны да көтәбез», – диде Владимир Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100