news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Казан Дөнья чемпионатына әзер диярлек

Татарстан спорт министры сүзләренә караганда, шәһәрдә юлларны һәм “Kazan-Arena” стадионын тәртипкә китерәләр.

Владимир Леонов: Казан Дөнья чемпионатына әзер диярлек
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Казан футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарын үткәрергә әзер диярлек, төгәлрәге әзерлек - 95-97 процент тирәсе. Бу хакта “Kazan-Arena” стадионында FIFA Дөнья кубогы туры кысаларында оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Леонов сүзләренчә, хәзергә “Kazan-Arena” стадионындагы матчларга билетларның 95 процентка якыны сатылган, билетларның яртысыннан күбесен чит илләрдә алганнар.

“Безнең өчен бу - тарихи вакыйга, Казанда FIFA Дөнья кубогы туры. 10 июньдә Казанга Япония, Колумбия һәм Австралия җыелма командалары килүен көтәбез. “Казан” Гаилә үзәгендә фанфестиваль әзерлибез. Анда стадионга эләгә алмаган 25 мең чамасы кеше җыелачак”, - дип билгеләп үтте Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры.

“Дөнья чемпионаты-2018” проектының Россиядә Coca-Cola дан генераль директоры Микаэль Вине: “Без 4нче тапкыр шундый тур уздырабыз, әмма аның беркайчан да Россиядәге кебек озакка сузылганы юк: 123 көн, 25 шәһәр. Әмма Казан – ул Россиянең спорт башкаласы”. – дип билгеләп үтте ул.

FIFA Дөнья чемпионаты илчесе, җырчы Зара иң элек мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Җырчы Дөнья чемпионатына барлык билетлар да 4 төрле: инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, шулай ук балалы гаиләләр, этләр озатып йөрүче начар күрүчеләр һәм гади кешеләр өчен. “Дөнья чемпионаты – ул толерантлык символы, татулык символы. Зур футбол гаиләсенең бер өлеше булуым белән бәхетлемен”, - диде Зара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100