Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпиададагы чыгышын фантастика дип атады
«Камиләнең әти-әнисенә аерым рәхмәт!» — диде Татарстанның спорт министры.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составындагы чыгышын фантастика дип атады.
«Камиләнең әти-әнисенә аерым рәхмәт! Күнегүләрне ничек башкаруы акылга сыймый. Бала чакта үзем дә бераз фигуралы шуу белән шөгыльләнгән идем. Бу спорт төренең нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Аның чыгышы — фантастика», — диде Владимир Леонов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр Камиләнең карьерасы Татарстанда башлануын, киләчәктә кайда гына шөгыльләнсә дә, республика һәрвакыт аңа ярдәм итеп торачагын әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз