news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпиададагы чыгышын фантастика дип атады

«Камиләнең әти-әнисенә аерым рәхмәт!» — диде Татарстанның спорт министры.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Камилә Вәлиеваның Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составындагы чыгышын фантастика дип атады.

«Камиләнең әти-әнисенә аерым рәхмәт! Күнегүләрне ничек башкаруы акылга сыймый. Бала чакта үзем дә бераз фигуралы шуу белән шөгыльләнгән идем. Бу спорт төренең нәрсә икәнен мин яхшы беләм. Аның чыгышы — фантастика», — диде Владимир Леонов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр Камиләнең карьерасы Татарстанда башлануын, киләчәктә кайда гына шөгыльләнсә дә, республика һәрвакыт аңа ярдәм итеп торачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot