news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Франция журналистлары Татарстанда 200дән артык бассейн булуына ышанмады

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Казанга Париж журналистлары сәфәре турында сөйләде.

Владимир Леонов: Франция журналистлары Татарстанда 200дән артык бассейн булуына ышанмады
Рамиль Гали

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Франция журналистлары Казанга сәфәрләре вакытында Татарстанда бүген 200дән артык бассейн эшләвенә ышанмадылар. Бу хакта “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюсында Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Париж хәбәрчеләре Дөнья чемпионаты алдыннан Татарстанга сюжет төшерү өчен килделәр. “Ике егет бөтен Россия буйлап футбол буенча Дөнья чемпионатына репортаж төшереп йөри. Франция командасы Казанда уйнагач, алар безгә килгәннәр. Алар күп җирләрдә йөргәннәр, Мәскәүдә дә булырга өлгергәннәр, соңгы шәһәрләрнең берсе буларак Казанда булдылар. Беренчедән, алар шәһәрне күреп шаккатканнар. Алар мондый шәһәр булуын, биредә шулай матур булуын белмәгәннәр дә. Алар Париждан. Алар футбол, “Рубин”, Казан-Арена” турында сөйли башладылар. Аннары без спорт инфраструктурасына күчтек, мин аларга якынча саннар әйттем. Егетләр йөзү белән мавыга. Бездә 205 бассейн бар дигәч, алар миңа ышанмады. Аннары алар бездә 50 метрлы бассейннар ничәү булуын сорадылар. Алар профессиональ бассейннар, алар профессиональләр өчен мөһим. Андыйлар бездә унау. Алар тагын ышанмадылар. Без барып санадык. Франция башкаласы Парижда 50 метрлы бер бассейн да юк”, - дип сөйләде Леонов.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укыгыз. Видеосын YouTubе та «татар-информ” агентлыгы каналында карарга мөмкин. Әңгәмәне шимбә 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карарга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100