news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов Дөнья чемпионатын яктырткан журналистларга рәхмәтен җиткерде

“Безнең эш сез яхшы эшләгәндә күренә”, - диде министр.

Владимир Леонов Дөнья чемпионатын яктырткан журналистларга рәхмәтен җиткерде
Рамиль Гали

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Футбол буенча дөнья чемпионаты вакыйгалары турында язып барган журналистларга рәхмәтен җиткерде.

“Чемпионат турында халыкка җиткерү сездән торды. Без матбугатны карап бардык, негатив язмалар булмады диярлек, булса да, бик аз гына өлеш. Фото, видеолар күп куелды, мәкаләләр дә күп язылды. Безнең эш сез яхшы эшләгәндә күренә”, - дип мөрәҗәгать итте министр чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта.

Бүген биредә чемпионат уздыруда Казанга кагылышлы якынча нәтиҗәләрне игълан итү буенча соңгы матбугат конференциясе үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot