news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: дөнья чемпионаты алдыннан «Казан Арена»да газон алмаштыру планлаштырылмый

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры сүзләренчә, Казан стадионындагы футбол кыры соңгы технологияләр буенча эшләнгән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 2018 елда Россиядә уза торган футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан «Казан Арена» стадионында газонны алмаштыру планлаштырылмый. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

«Казан Арена” стадионында газонны алмаштыру планлаштырылмый. Моңа кадәр алмаштырулар булды. Һәр очрак саен объектив сәбәп бар иде. Бүген “Казан Арена”да футбол кыры соңгы технологияләр буенча эшләнгән. Газон бик яхшы хәлдә. Мониторинг системасы җайга салынган, стадионны администраторлар гына тикшереп калмый, ФИФА да даими рәвештә үз комиссиясен җибәрә. Алар өчен газон бик мөһим санала. Казан тәҗрибәсен дөнья чемпионатына төзеләчәк башка стадионнарда да кулланалар», – дип белдерде министр.

Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-Дон, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскида узачак. Татарстан башкаласында дөнья чемпионатының алты матчы: төркем этабының дүрт уены, шулай ук 1/8 һәм 1/4 финалның берәр матчы үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100