news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов Чаллы спорт объектларында булды

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Чаллыда эш сәфәрендә булды

  (Чаллы, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Чаллының “Төзүче” стадионында, “Яр Чаллы” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм реконструкциядән соң ачылган “Дельфин” бассейнында булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

“Дельфин” бассейнында Владимир Леоновка Чаллы синхрончылары чыгышын күрсәттеләр. Синхрон йөзү буенча Татарстан җыелма командасының РФның атказанган тренеры Нинель Кожедуб җитәкчелегендә нәкъ менә биредә шөгыльләнүен билгеләп үтәргә кирәк.

“Чаллы – ул спорт шәһәре, биредә спорт традицияләренә нигез салынган, җитәкчелек җирле халык спорт белән шөгыльләнә алсын өчен спорт традицияләрен, озак вакытлы һәм кыска вакытлы программаларны дәвам итәр дип ышанам. Спортчыларның һәм тренерларның проблемаларын хәл итәргә тырышырга кирәк. Министрлык һәм җирле хакимият билгеләнгән планнарны чынга ашырырга ярдәм итәчәк, чөнки спорт белән мавыгучылар һәм яхшы база бар”, - дип билгеләп үтте Владимир Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100