news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Бөтендөнья Махсус Олимпия уеннары уздыру Татарстан өчен зур дәрәҗә

2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары узачак.

Владимир Леонов: Бөтендөнья Махсус Олимпия уеннары уздыру Татарстан өчен зур дәрәҗә
https://tatarstan.ru/

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары уздыру республика өчен зур дәрәҗә дип саный. Бу турыда ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Безнең илдә Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпиада беренче мәртәбә уздырыла. Советлар Союзында да, Россия Федерациясендә дә мондый уеннар оештырылмады. Татарстан өчен бу чараны уздыру зур дәрәҗә. Бу спорт кына түгел, ә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләрне тормышка яраклаштыру буенча социаль миссия. Моны Олимпия һәм Паралимпия белән бутарга ярамый», — диде Владимир Леонов.

Татарстан башкаласы Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Ярышлар 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Махсус олимпиада интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен уздырыла.

Бөтендөнья кышкы уеннарда дөньяның 108 иленнән 2 меңләп спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кардан йөри торган махсус җайланмаларда (снегоступларда) йөгерү.

«Ярышларда иң көчле спортчыны ачыклау һәм спорт рекордлары теркәү максаты юк. Монда флаглар, гимннар, медаль зачетлары да булмый. Зур спорттан аермалы буларак, Махсус олимпиада сәясәттән читтә кала», — диде Владимир Леонов.

Ярышлар «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы базасында, «Буревестник» стадионында, Казан теннис академиясендә, Спорт сараенда, Тынычлык бистәсендә төзелеп килүче чаңгы-биатлон комплексында булачак. Ачылу һәм ябылу тантанасы «Татнефть-Арена» боз сараенда узар дип көтелә.

Махсус Олимпиада — 1968 елда АКШта оештырылган халыкара хәрәкәт. Хәрәкәтнең төп максаты — интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне дискриминацияләүне туктату. Хәрәкәт физкультура-сәламәтләндерү чаралары һәм сәламәтлекләре буенча интеллектуаль чикләүләр булган затлар өчен ярышлар уздыру белән шөгыльләнә.

Уеннар һәр ике ел саен кыш һәм җәй фасылларын чиратлаштырып үткәрелә. Алдагы кышкы уеннар Австриядә (2017 ел), ә җәйге уеннар Абу-Дабида (2019 ел) узган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100