Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Леонов бәхәсле очракларны видеодан карау системасының нәтиҗәле булуын әйтте
Министр шулай ук Казанга килгән туристлар белән бер низаглы очрак та килеп чыкмаганын билгеләп узды.
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатында бәхәсле мизгелләрне видео аша карау системасы үзенең кирәклеген исбатлады. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов бүген чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта шулай дип белдерде. Бу биредә үткәрелгән соңгы матбугат очрашуы булды.
Министр видеопросмотр системасының чемпионатта кулланылган яңалыкларның берсе булуын искәртте. “Казанда бу системаны беренче тапкыр кулландык. Кичә финалда да пенальти видеодан кабатлап карау нәтиҗәсендә билгеләнде. Ул үзенең кирәклеген исбатлады. Бәхәсле вакытларда бу система ялгыш карарлар кабул итүдән саклый”, - дип билгеләп узды ул.
Владимир Леонов әйтүенчә, турнир нәтиҗәләре буенча, Казанга 300 мең турист килгәне мәгълүм. “Чемпионат барышында бер низаглы очрак та булмады. Килгән һәркемгә ягымлы караш, дустанә мөнәсәбәт күзәтелде. Конфликтлар килеп чыкмады”, - диде ул.
Министр мундиаль тәмамлангач ниндидер күңел бушлыгы булуын да инкарь итмәде. “Биш ел элек Универсиада тәмамлангач та, Универсиададан соң тормыш буламы дигән идек, була икән. Аннары “су” чемпионатын да үткәрдек. Чемпионаттан соң тагын берәр проект кирәк кебек күңелгә. Мондый локомотив, югары нокта җитеп бетмәячәк. Без алдагы чаралар турында уйлаячакбыз”, - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз