news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов: Августта дүрт зур манежны файдалануга тапшыру ниятләнә

Яшел Үзәндә ябык манеж төзелеше төгәлләнеп килә.

Владимир Леонов: Августта дүрт зур манежны файдалануга тапшыру ниятләнә
https://tatarstan.ru

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Августта Татарстанда дүрт зур манежны файдалануга тапшыру ниятләнә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты уздырган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Былтыр ук шундый карар кабул ителгән иде. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, республикада 3 футбол, 1 футбол-регби манежы барлыкка киләчәк. Алар ел әйләнәсендә эшләячәк. Икесе Казанда Чуйков, Танковая урамнарында булачак, Чаллыда һәм Түбән Камада берәр манеж ачылачак», — диде министр.

Ул, шулай ук, Яшел Үзәндә ябык манеж төзелеше тәмамланып килгәнен әйтте. Быел Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә универсаль спорт залы төзелә. «Проект 90 процентка әзер, без инде финал стадиясендә», — диде Леонов.

Чаллыда яңа боз сарае төзелеше тәмамланып килә. Шулай ук, Чаллыда дәүләт-хосусый партнерлык буенча спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелә. «Спорт — тормыш нормасы» илкүләм проекты буенча, федераль бюджеттан 29 млн сум акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100