news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир ЛЕОНОВ:

“Татарстанда 20 ел эчендә яшьләргә күрсәтелгән ышанычның җимешен татыдык”

Билгеле булганча, быел Татарстанда яшьләр сәясәтенә 20 ел тула. Республикада яшьләр сәясәте үзенчәлекләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы – “КВН Татарстана” оешмасы президенты Андрей Кондратьев эзлекле итеп бәян итте. Әңгәмә барышында белгечләр шулай ук яшьләр сәясәтенең бөреләнеп кенә килгән чакта кичергән проблемалары, еллар узган саен ирешелгән казанышлары турында да кызыклы фикерләрен җиткерде.

Марат Мансурович, республикабызда яшьләр сәясәтенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе – ул нәкъ менә Сез. Бу эшкә нигез ничегрәк салынды?
М. Б. 1994 нче елда республиканың Югары Советы тарафыннан балалар һәм яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетын булдыру турында карар кабул ителде, һәм бу эшне оештырып җибәрү, аның белән җитәкчелек итү вазифасын миңа йөкләделәр.
 Комитетны булдыру замана таләбе иде. Советлар Союзы таркалгач, берничә ел дәвамында илебезнең иң катлаулы елларында яшьләр белән эшләүче, аның проблемалары белән шөгыльләнүче, яшьләр даирәсенә хас мәнфәгатьләрне кайгыртучы оешмалар юк иде. Федераль дәрәҗәдә закон чыгару базасы булмады, дөресен генә әйткәндә, хәзер дә аны бар дип әйтеп булмый. Ниһаять, илнең берничә төбәгендә балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртучы комитет булдыру карары кабул ителде. Югары Совет тарафыннан кабул ителгән Татарстан яшьләре турындагы законны заманына күрә яшьләргә кагылышлы законнар арасында иң яхшыларының берсе дип санар идем. Әйтергә кирәк, закон “ерак офыкларга” ук йөз тота иде. 2000 нче еллар башында законны федераль дәрәҗәгә тәңгәлләштерә башлагач, прокурор протестлары нигезендә күп кенә позицияләрдән баш тартырга туры килде. 
 90 нчы еллар урталарында яшьләр даирәсендә киеренке вәзгыять хакимлек итте, хезмәт хакы бик түбән иде, ул озак вакыт тоткарлык белән бирелде, җинаятьчелек чәчәк атты, армиядә башбаштаклык хөкем сөрде, хәрби хезмәттән тайпылып йөрүчеләр күп булды. Яшьләрне үз сафына җәлеп итәргә омтылучы радикаль милли агымнар баш калкытты. Студентлар мохитендә дә стипендия түбән булды, тулай торакларга урнашу проблема иде. Өстәвенә, яшьләрнең фикер сөреше үзгәрде, гаилә кыйммәте түбәнәйде. Республикада аерылышулар һәм өйләнешүләр саны тигезләшкән еллар да бар иде. Ул вакытта рәсми төстә өйләнешү абруйлы саналмады. Күпләр гражданлык никахында яшәүне кулай күрделәр. Республикада талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар да юк иде. Тәрбия төшенчәсе дә гаять сай иде. Ул елларда уку йорты тәрбиягә түгел, белем бирүгә генә юнәлеш тотарга тиеш, диделәр. Бу вәзгыятьтә яшьләргә үз юнәлешен табу шактый катлаулы иде, шуңа күрә, республикада яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче дәүләт органы булсын, дип карар кылынды. Яшьләр проблемаларын хәл итү юлларын табу, теге яки принциплар буенча яшьләрне берләштерү, аларның мәнфәгатьләрен яклау бурычы куелды. Икенче бурыч – яшьләргә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Аннан программалар барлыкка килә башлады.
 

Яшьләр өчен ул вакыттагы һәм бүгенге мөмкинлекләрне ничек чагыштырып була?
А. К. Без ул елларда яшьләр мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән тәкъдимнәребез белән дәүләт комитетына килдек, һәм комитет аларны хуплады, безгә ышанды. Яшьләр эшләре буенча комитет булдырылуы өчен, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без яшьләр белән эшләвебездән беркайчан да өзелеп тормадык. Комитет, чыннан да, яшьләргә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруга, үзен шәхес итеп хис итәргә этәргеч бирде. Бүгенге көндә дә яшьләр сәясәтендә традицияләр саклануы - искиткеч.
 

В. Л. 1994 нче елда әле мәктәпне генә тәмамладым. Минем өчен студент тормышы гөрли башлады.
Сорауга җавап биргәндә, бүгенге көндә, әлбәттә, яшьләр өчен мөмкинлекләр күпкә күбрәк. Ул вакытта яшьләр сәясәте турында аңлау юк иде. Без Андрей Станиславович белән үз инициативаларыбыз белән комитетка килдек һәм комитет аларны ишетте, безгә ышанды. Без ул вакытта олы юлның башында гына идек. Минтимер Шәймиев үзе дә бу проблемаларга җитдилек белән тотынды. Ул вакытта ниндидер идеяне эләктерү мөһим иде. Яшьләр үзенә губка кебек сеңдереп барды, шәхес казанышлары аша тормышта нигәдер ирешүне күзаллады. Авыр вакытны чын талант ияләре ярдәме белән җиңеп чыктык. Алар күпләргә олы тормышка сукмак ачты. Бүген без шушы олы юлда утны, суны, бакыр торбаларны да кичтек, дияргә була. Чыннан да, зур эш башкарылды. Бүгенге көндә мин министрлыкны ныклы нигезле сыйфатта кабул иттем. Тармакта 400 дән артык оешма, 2500 белгеч исәпләнә.
 

20 ел, чыннан да, зур срок. Шулай да, 20 ел дәвамында тормышка ашырылган яшьләр сәясәтенең төп уңышы дип нәрсәне атар идегез?
М. Б. Төп нәтиҗә итеп, республикада дәүләт һәм яшьләр арасында урнашкан ышанычны атар идем. Республика җитәкчелегенең роле турында әйтеп киттек, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә, бүгенге җитәкчебез Рөстәм Миңнеханов та дәүләт комитетына, яшьләр оешмаларына ышанычын белдерделәр. Мин шуны әйтер идем: яшьләр үзләренә карата ышаныч тойса, алар аны акларга, тап төшермәскә тырыша. Бүгенге көндә республикада яшьләрнең дәүләткә, җәмәгатьчелеккә каршы өндәүләре белән сугарылган чыгышылар юк. 90 нчы еллар уртасында андый чыгышлар булгалады. Хәзер исә ниндидер тискәре кәефләр булса да, яшьләр оешмалары аша алар шундук хәл ителә. Шушы ышаныч яшьләрне тынычландырды.
Бүген яшьләр Татарстанда я мөстәкыйль төстә, я төркемләп үз хыялларын, омтылышларын тормышка ашыра ала. Монда, беренче чиратта, яшьләр оешмаларының өлеше зур. Юкка гына аларның юбилей даталары да бер вакытта түгел. Студент хезмәт отрядлары, “Сәләт”, КВН оешмалары барысы да бер чорда оешканлыктан, шулай ук 20 еллык юбилейларын билгеләп уза. Соңрак “Созвездие – Йолдызлык” хәрәкәте, яшьләр торак сәясәте... – болар һәммәсе дә бер вакытта оешкан хезмәт җимешләре.
 Сүз уңаеннан, торак сәясәтенә килгәндә, без 1997 нче елда яшьләр торак төзелеше оешмасы инициативасы буенча, Россиядә беренче булып, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү законын кабул иттек. Безгә федераль дәрәҗәдә эшләүчеләр яшьләр моңа лаек түгел әле, җитешерләр соңрак та, аларга кадәр еллар буе көткән белгечләр бар, дип тәкрарладылар. Без аларга киресен исбатларга тырыштык: әгәр җәмгыятебезнең чәчәк атуын теләсәк, яшьләргә шартларын да тудырырга тиешбез, дидек. Безнең җитәкчеләр шушы фикергә инанды һәм программаны кабул итте. Нәтиҗәдә, күп кенә гаиләләр шулай тораклы булды. Россиядә исә моңа 2001 нче елда гына керештеләр. 
Алга таба КВН мисалында талантлы яшьләргә ярдәм итү системасын әйтеп узар идем. Актив балалар барысы да шунда агылды. Без аны үзебез арасында “комсомолга алмаш” дип тә атап йөрдек. Аннан үз өлкәләрендә бик яхшы белгечләр үсеп чыкты.
Яшьләр мохитендә кыйммәтләр дә үзгәрде. 90 нчы еллар башында ил сагында хезмәт итүдән качып йөрүчеләр күп булса, ата-аналарда курку хисе яшәсә, соңрак, бу вәзгыять үзгәрде. Хәтерләсәгез, 1997 нче елда Төньяк флот белән шефлык турында килешүләр төзелгән иде. Хезмәт срогы өч ел булуга карамастан, ата-аналар, баламны “Ак Барс” су асты көймәсенә хезмәт итәргә җибәрегез, дигән үтенеч белән килә башладылар. Алар безгә ышандылар. Мин моны шул вакытта яшьләр сәясәтендә төп җиңү дип әйтер идем.
 

Шушы сез санап узган проектларның киләчәге нинди?
В. Л. Яшьләргә күрсәтелгән ышанычның җимешен татыдык, дип әйтер идем. Бүген без 20 ел элек салынган бу оешмаларның 30 проценты турында гына сөйлибез, чынлыкта аларның саны күбрәк. Ел саен үз инициативалары белән оешмалар барлыкка килеп тора. “КВН” фестивале, “Сәләт” хәрәкәтләрен үстерү, барлык муниципаль районнарда яшүсмерләр клубларын, балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Әлбәттә, катлаулы вәзгыятькә карамастан, бер инициатива да, идея дә кысрыклап чыгарылмаячак. Барлык оешмалар яшәвен дәвам иттерәчәк, программалар сакланачак. Киләсе елга бюджет инде формалашкан. 2015 нче елда яңа юнәлешләр дә көтелә. Яшьләр белән эшләүче иҗтимагый оешмалар, һичшиксез, сакланып калырга тиеш.
 

А. К. Без элек бер халыкара чараны 3-4 айлап күмәкләшеп әзерли идек. Хәзер министрлыкта эшләүче бер белгеч 2-3 Ауропа чемпионатына әзерлек алып бара. Без бу юнәлештә күпкә алга киттек. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов артыннан өлгерә алмыйбыз, ул шундый зур бурычлар куя, моңа нисбәтле эш тизлеге гел артып тора. Без хәзер дөньякүләм көн тәртибе турында сүз алып барабыз.
 

Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиада яшьләр сәясәтенә йогынты ясадымы? Сез ничек уйлыйсыз?
 

М. Б. Казанда Универсиада уздыру идеясенә беркайчан да спорт ярышлары дип кенә карамадык. Без аны спорт, мәдәният һәм мәгариф яшьләр фестивале итеп бәяләдек. Әзерлек, объектлар төзелеше дә шул идеология белән үрелеп барды. Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә дә хәзер яшьләр чаралары күпләп уздырыла. Нәкъ менә Универсиадага әзерлек барышында Казан университеты федераль университетка, ике университет федераль фәнни үзәккә әверелде. Казанның бу позициясенең дә монда уңай йогынтысы булганында шигем юк. Волонтерлар проекты да нинди киң колач җәйде. Минемчә, яшьләрнең әхлак дәрәҗәсе, мәдәнияткә, мәгарифкә, чит ил студентлары белән аралашуга кызыксынуы артты. Шуңа күрә, Универсиада ул, беренче чиратта, спорт түгел, ә яшьләр проекты.
 

В. Л. Универсиада, чыннан да, барлык тармаклар өчен локомотивка әверелде. Бу киңкүләм социаль проект булды, аңа халыкның барлык катламнары җәлеп ителде. Бу проектта катнашкан затлар – бүгенге көндә югары дәрәҗәдәге кадрлар. Аларга халыкара мәйданда да ихтыяҗ зур. Башка төбәкләрдә, илләрдә дә оештыру комитетларында Универсиадада эшләгән яшьләрне күрү күңелгә хуш килә. Без болай булачагын хәтта күз алдына да китерә алмый идек, элек яшьләрне каядыр барырга, катнашырга мәҗбүриләп чакыра идек. Кыскасы, Универсиаданың әһәмияте зур булды, чит илләрдә хәзер Казанның кайдалыгын аңлатасы юк.
 

А. К. Элек минем балаларым читкә китәргә омтылган булса, бүген алар Казанда гына калырга тели.
 

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда яшьләр сәясәте ниндирәк дәрәҗәдә?

М. Б. Татарстанда, чыннан да, башкалар белән чагыштырганда, яшьләр сәясәте үсеше югарырак, монда эшчәнлек җайга салынган, әмма башка төбәкләр дә бер урында гына таптанып тормый. Шуңа күрә Татарстанга, алдынгылык позицияләрен тотып калу өчен, яңа проектлар өстендә эшләргә кирәк. Яңа министр килү белән, казанышлар әле алдадыр, дип ышанып каласы килә.
Яшьләр проблемаларын хәл итми торып, Россия үсешенә өмет итү урынсыз. Яшьләрне эш урыннары, торак белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрдә Татарстан аеруча алдынгы.
 

Владимир Александрович, министрлыкны иярләп, нинди юнәлешләргә өстенлек бирергә уйлыйсыз?
В. Л. Безгә федераль дәрәҗәдә закон һәм яшьләр сәяәсте өчен җаваплы орган кирәк, дип саныйм. Шөкер, бездә яшьләр парламенты бар.
Патриотизм рухында тәрбияләү юнәлешенә игътибарны арттырырга уйлыйбыз.
Яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр өчен торак төзелеше программасын киңәйтергә ниятлибез. Киләсе елдан квоталар санын арттыруны кирәк, дип саныйбыз. Татарстанлылар гына түгел, читтән дә талантлы яшьләр килеп урнаша, алар монда калып эшләргә, гаилә корып яшәргә әзер. Без хәзер шушы проблеманы хәл итү схемасын эшлибез.
 

Әңгәмәне Гөлнар Гарифуллина язып алды
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100