news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Леонов: 2026 елда Казанда биатлон буенча зур турнир уздырырга телибез

2026 елда Казанда биатлон буенча зур турнирлар уздырылырга мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Биатлон буенча зур турнир уздыру теләге бар. Бүгенге көндә Тынычлык бистәсендәге комплекс ярышлар уздыру өчен тулысынча әзер. Гыйнвар башында узачак Россия беренчелеге безнең өчен сынау проекты булачак», - дип белдерде ул.

Шулай ук 2026 ел башында Казанга Россия Биатлон федерациясе президенты Виктор Майгуров килергә тиеш.

Леонов фикеренчә, Казандагы чаңгы-биатлон комплексы – илдәге иң яхшы комплексларның берсе. Әмма анда әлегә биатлон буенча һәвәскәр спортчылар арасында гына ярышлар уздырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot