news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Леонов 2017 елдагы конфедерацияләр Кубогына "Kазан-Арена"да идеаль чирәм вәгъдәли

Стадион үзе искиткеч яхшы хәлдә, дип ышандыра ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы башлыгы.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). 2017 елда узачак конфедерацияләр  Кубогына уеннарга "Kaзан-Арена" стадионы чирәме “идеаль дәрәҗәдә булачак”. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов "Р-Спорт"ка биргән интервьюсында җиткергән.

"Үлән әле бик яшь, әмма конфедерацияләр Кубогына ул идеаль дәрәҗәдә диярлек булачак. Объект үзе искиткеч яхшы хәлдә, без график буенча җай белән генә барысын да алыштырдык, яңарттык. Барысы да әйбәт булды. Башка стадионнардан да килеп карыйлар. Клублар барысыннан да канәгать: "Локомотив"лылар баш тренерлары белән килде, егетләр белән аралаштылар – безгә спортчыларның фикере бик мөһим. Уен кыры барысына да ошый, ул әйбәт хәлдә", – дип сөйләгән министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100