news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Кутилов: Сайлау турында сөйләшү традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә төзелә

Россия Президентын сайлауның сизегезенчесе гасыр башыннан бирле илдәге иң мөһим сайлауларның берсе булачак. Бу хакта ТНВның «Бөтен гаилә белән сайлауларга» телемарафоны эфирында политтехнолог, «Дарвин теориясе» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Без инде 15 ел чамасы, сайлаулар, сайлау алды кампаниясе белән шөгыльләнәбез. Бүген узган сайлаулар, әлбәттә, соңгы 20 елда иң мөһиме. Алар бүген илебез тирәсендә барган геосәяси вакыйгалар һәм бу сайлау буенча без алачак нәтиҗәләр буенча да мөһим. Бу 2000 елдан бирле иң мөһим тавыш бирү», – дип аңлатты ул.

Кутилов кешеләрнең сайлау процессының кирәклеген аңлауларын да ассызыклады. Бу хакта күп санлы социаль тикшеренүләр һәм сораштырулар сөйли.

«Иң зур күрсәткечләр сайлауга бер атна кала булды – 86 процент. Без җәмгыятьнең бүген бертавыштан, бердәм рәвештә, бәйрәм кәефендә, йөзләрендә елмаю белән тавыш бирергә килүләрен күрәбез», – дип өстәде политтехнолог.

Быелгы сайлауларның төп девизы: «Бөтен гаилә белән сайлауларга!».

«Гаилә кыйммәтләре без популярлаштырган яки популярлаштырмаган сайлау мәсьәләсе түгел, ә безгә мөһим булган кыйммәтләр. Бүген без яклаган суверенитет мәсьәләсе, тардицион кыйммәтләр – без торган нигез. Бу кыйммәтләргә нигезләнеп, без сайлау тирәсендә сөйләшүләр алып барабыз. Гаилә безгә җәмгыятебезне берләштерүче төп нәрсәләрне якларга һәм бөтен дөньяда юллар салырга мөмкинлек бирә», – дип нәтиҗә ясады Владимир Кутилов.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторы, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100