news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Кудряшев : "Казан Арена" стадионын Дөнья чемпионатына кадәр төзекләндерәсе юк

2018 елда узачак дөнья чемпионатына әзерләнә торган дүрт футбол базасының өчесендә эш 60-70 процентка төгәлләнгән инде.

Владимир Кудряшев : "Казан Арена" стадионын Дөнья чемпионатына кадәр төзекләндерәсе юк
Салават Камалетдинов
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Ачылган вакытыннан алып зур үзгәртеп корулар кичергән бердәнбер стадион дип аталырга лаек булган “Казан Арена”да 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан капиталь төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк булмаячак. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җиткерде.
 
“2013 елда Универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантаналарын кабул иткән, 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен бассейннар урнаштырылган, инде хәзер Конфедерацияләр кубогы уеннарын уздырган стадион Халыкара футбол федерациясе куйган барлык таләпләргә дә җавап бирерлек итеп әзерләнде. Хәзер аны дөнья чемпионаты алдыннан капиталь төзекләндерергә кирәкми. Вакытлы инфраструктура өчен генә берникадәр үзгәрешләр кертелергә мөмкин”, – диде Владимир Кудряшев.
 
Вакытлы үзгәрешләр рәтендә, министр урынбасары сүзләренчә, өстәмә трибуналар, матбугат вәкилләре өчен сектор пәйда булырга мөмкин. 2018 елда узачак дөнья чемпионатына әзерләнүче дүрт футбол базасына килгәндә, аларның өчесендә эш 60-70 процентка төгәлләнгән инде.
 
Исегезгә төшерәбез, футбол буенча Конфедерацияләр кубогы Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда 17 июнь-2 июль көннәрендә уза.  Казанда Конфедерацияләр кубогының тагын 3 матчы:  22 июньдә –  Германия-Чили, 24 июньдә – Россия-Мексика һәм 28 июньдә беренче ярымфинал уены узасы калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100