Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Крикунов: Россия җыелма командасы Олимпия уеннарының төп фавориты булыр иде
Хоккей буенча Россия җыелмасының элеккеге баш тренеры Владимир Крикунов Россия җыелма командасы Олимпия уеннарының төп фавориты булыр иде, дип белдерде. Аның сүзләрен «Чемпионат» китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, җыелманың НХЛда бик яхшы капкачылары бар, һәм алар бер дә, ике генә дә түгел. Роман Ротенберг, әгәр СССР һәм Россия нәтиҗәләрен карасак, Россия җыелмасы – хоккей тарихында иң яхшысы, дип белдергән иде. Крикунов та әлеге фикер белән килешүен белдерә.
Аның сүзләренчә, Канада Россияне медальләр саны буенча узып китсә дә, канадалылар Россия җыелмасы белән уйнарга кирәклеген аңлый, чөнки бу командаларның матчлары зур кызыксыну уята. Крикунов ассызыклаганча, иң зур дулкынлану һәрвакыт Россия-Канада финалларында күзәтелә.
2026 елда кышкы Олимпия уеннары Италиядә, Миланда һәм Кортина-Д ' Ампеццода, 6-22 февральдә узачак. Ир-атлар хоккей турниры 11 февральдә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз