news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Киршин журналистларны Россия матбугаты көне белән котлады

Ул котлавында Татарстанның ГМЧ вәкилләренә муллык, иҗади уңышлар һәм бәхет тели

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Киршин журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм. Сезнең эшегез нәтиҗәсендә республика халкы вакыйгалар һәм безнең көндәлек эшчәнлек хакында оператив, төгәл мәгълүмат ала. Нәкъ менә сез республиканың хокук саклау органнары турында җәмәгатьчелек фикере формалаштырасыз.
Профессиональлек, объективлык, эчкерсезлек һәм принципиальлек сыйфатлары сезгә теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итсен, укучыларда сезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уятсын.
Россия матбугаты көне – басма гаммәви мәгълүмат чараларын чыгаруда катнашучыларның: журналист, мөхәррир, полиграфчы, таратучыларның һ.б.ның бәйрәме.
Сезгә муллык, иҗади уңышлар һәм бәхет телим! Бәйрәм белән!”, - диелгән котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot