news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Ильичев: Халык ихтыяҗларын күздә тотканда, АСЕАН өчен хәләл продукция мөһим

Россия АСЕАН илләрен азык-төлек, беренче чиратта, ит продукциясе белән тәэмин итәргә әзер. Бу хакта РФ икътисади үсеш министры урынбасары Владимир Ильичев Россия – АСЕАН саммиты кысаларында эшлекле форум сессиясендә әйтте.

Утырыш Россия һәм АСЕАН илләре арасында халыкара сәүдә, азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм транспорт-логистика бәйләнеше мәсьәләләренә багышланган иде. Модератор – РФ Икътисади үсеш министрлыгының бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе ректоры Виттория Идрисова үзара сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өлкәсендәге потенциал күпкә зуррак булуын, иң зур күрсәткечкә әле ирешелмәгәнен билгеләп узды.

«Коллегалар белән ит сертификациясе мәсьәләләре белән актив шөгыльләнәбез, шул исәптән, хәләл таләпләре юнәлешендә фикер алышабыз. Халык ихтыяҗларын күздә тотканда, АСЕАН илләре өчен бу мөһим. Без төрле ит продукциясен җибәрә башладык. Әйтик, быел Россиядән Малайзиягә күркә ите җибәрелә башлады. Озак сөйләшүләрдән соң, ниһаять, карар кабул ителде: беренче партияләр җибәрелде. Безнең продукцияне хәзер Малайзиядә күрергә була», – дип билгеләп узды Владимир Ильичев.

Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында башка товарлар, шул исәптән, бөртекле культуралар белән тәэмин итү юнәлешендә дә потенциал бар. «Безгә хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишәргә кирәк. Финансларга, түләүгә кагылышлы сорауларны карарга. Бу юнәлештә билгеле бер уңышлар бар. Без милли валютада сәүдә итүгә күчәбез. Без экспорт кына түгел, импортка да әзер. АСЕАН илләре белән баланслы сәүдәгә якынлашабыз», – дип белдерде министр урынбасары.

Владимир Ильичев соңгы ун елда АСЕАН илләре белән үзара товар әйләнеше 50 процентка артуын, аны тагын да үстерү өчен көч куелуын билгеләп узды. АСЕАН илләре белән ирекле сәүдә зоналарында эш итү юнәлешендә Вьетнам белән хезмәттәшлеккә ирешелгән. «Шулай ук, якын арада Индонезия партнерлары белән пошлинасыз режимда сәүдә итә алырбыз дип ышанам. Башка АСЕАН илләре белән дә бу процесс уңышлы узар дип өметләнәм. Билгеле, ул тиз арада була алмый. Безнеңчә, үзара сәүдә күләмнәрен тагын да арттырып була, ул әле теләгән дәрәҗәдә түгел», – диде ул.

Министр урынбасары Россиянең АСЕАН белән хезмәттәшлегендә башка каршылыклар булуын да әйтте. «Әйтик, без кайбер АСЕАН илләренең ашлама белән сәүдәне ни сәбәпле чикләргә теләгәнен аңламыйбыз. Юкса, бу аларның үзләренә дә кирәк. Без ашлама белән тәэмин итәргә әзер. Безгә базарларны яңадан карарга кирәк. Энергия ресурслары, сыекландырылган газ белән сәүдәдә дә потенциал зур. Дәвамлы хезмәттәшлек перспективаларын күрәбез», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot