news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Фомин Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе вазифасыннан китте

Казан шәһәре мэры бердәнбер киңәшчесенең исемен атады.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Владимир Фомин Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе вазифасыннан китте. Хәзер ул Казан шәһәре мэрының бердәнбер киңшчесе вазифасын башкарачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин җиткерде.
 
Шәһәр җитәкчесе сүзләренчә, Владимир Фоминның тәҗрибәсе башкала мэры киңәшчесе вазифасында шактый киңәйтелгән вәкаләтләрне башкарып барырга булышачак.
 
Исегезгә төшерәбез, Владимир Фомин 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутаты булды, 2006 елда Казанның Совет районына хакимият башлыгы итеп билгеләнде, ә 2009 елдан бүгенгә кадәр Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләде.
 
Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә яңа җитәкче итеп Ирина Дябилкина билгеләнде. Моңа кадәр ул тышкы реклама буенча идарәне җитәкләде. Әлеге идарә белән Аскар Баһаветдинов җитәкчелек итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100