Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Дейнекинны бакчачылык өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен бүләкләделәр
Почет грамотасы һәм истәлек билгесен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов тапшырды.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә Бакчачылар көне уңаеннан оештырылган "Бакча 2018" бәйрәмендә Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекинны бакчачылык өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен бүләкләделәр. Аңа Почет грамотасы һәм истәлек билгесен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов тапшырды.
"Владимир - тыңгы белмәс, үз максатларына ирешүчән кеше. Әлеге бүләккә ул лаек", - диде.
Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Бакчачылар көнен күптән көттек, бүген зур бәйрәм. Бакчачылар җәмгыяте - кечкенә генә дәүләт. Бакча ял итү урыны гына түгел, ә халыкны туендыра торган урын. Республика җитәкчелегенең ярдәмен тоябыз, шуңа күрә алга планнарыбыз зурдан. Бакчачылык өлкәсен зурлавыгыз өчен рәхмәт", - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз