news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Чагин “КАМАЗ-Мастер” пилоты карьерасын төгәлләргә җыенмый
“Дакар” раллиеның алты мәртәбә җиңүчесе, “КАМАЗ-Мастер”ның легендар пилоты Владимир Чагин команданың якын көннәрдәге стартлары хакында сөйләде
Скопировать ссылку
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Чаллының “КАМАЗ-Мастер” командасы сентябрьдә “Ефәк юлы” Халыкара раллиенда катнашачак. Бүген “Дакар” раллиеның алты мәртәбә җиңүчесе, “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты Владимир Чагин Казанда студентлар белән очрашу вакытында әнә шул хакта хәбәр итте.
Владимир Чагин 2009 елда беренче тапкыр “Ефәк юлы” раллие (ул 5 сентябрьдә Казанда старт алды) узуы хакында искәртте. Быел исә ралли сентябрь аенда Санкт-Петербург-Сочи маршруты буенча узачак. Әлеге килешүгә РФ Премьер-министры Владимир Путинның Чаллыга “КАМАЗ-Мастер” командасы базасына ясаган визиты вакытында ирешелгән. Ралли 9-19 сентябрь көннәрендә узар дип көтелә.
Легендар пилотның сүзләренә караганда, “КАМАЗ-Мастер” командасының алдагы зур старты 2011 елның гыйнварына билгеләнгән. Владимир Чагин билгеләп үткәнчә, әлегә ралли-рейдның кайда үтәчәге хакында беркем дә төгәл генә белми. Моннан тыш, Чаллы командасы Россия чемпионатының ике этабында катнашырга ниятли.
Студентлар белән очрашу барышында Владимир Чагин “КАМАЗ-Мастер” пилотының карьерасы төгәлләнү ихтималы һәм зур спорттан китәчәге хакындагы имеш-мимешләрне кире какты. “Бу әлегә минем планнарга керми”, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2