news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Чагин “Дакар-2010” ралли-рейдында җиңүгә иреште

“Дакар-2010” ралли-рейдында 5 тапкыр чемпион булган экипаж узган марафонда икенче тапкыр рәттән җиңү яулады

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Михаил Миронов). Владимир Чагин идарәсендәге “КАМАЗ-Мастер” “Дакар-2010” ралли-рейды марафонында икенче тапкыр рәттән җиңү яулады. Чагин узышның өченче этабында йөк экипажларының барысыннан да алдан махсус участокны узды.
Ралли-рейдның өченче көнендә узышчылар Кордобадан Ла Риохага кадәр барырга тиеш иде. Бу махсус участокның озынлыгы җиңел һәм йөк машиналары өчен 355 километр, ә мотоциклчылар өчен 294 километр тәшкил итә иде. Оештыручылар һава шартлары нәтиҗәсендә Кордоба тирәсендә автомобильләрнең старт алуын кичектереп торды, әмма маршрутны кыскартмадылар.
Владимир Чагин махсус участокны 4 сәгать, 35 минут һәм 7 секундта узды. “Дакар” чемпионы Фирдәвес Кәбиров Чагиннан 2 минут 47 секундка гына артта калды.
Йөк машиналары зачетында бразилияле Андре де Азеведо Чагиннан 15 минутка артта калып өченче урынга чыкты, ә аның партнеры Алес Лопрайсның машинасы ватылу сәбәпле, ярты сәгать вакытын югалтып, гомуми зачетта хәйран артта калды. Илгизәр Мәрдиев дүртенче урынга чыкты.
Җиңел машиналар арасында Насер Аль Аттия идарәсендәге “Фольксваген” җитезлек күрсәтте, ул француз Герлена Чичери идарәсендәге “БМВ”ны 1 минут 8 секунка узып китте. Гомуми зачетта Аль Аттия шулай ук лидерлыкка чыкты, икенче урында аның команда буенча партнеры Карлос Сайнс, өченчедә - Стефан Петрансель.
Мотоциклчылар арасында француз Давид Фретьен махсус участокны 4 сәгатьтән ким вакытта килеп җитүче бердәнбер узышчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100