Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Чагин «Дакар-2010» этабында янә җиңү яулады
Фирдәүс Кәбиров, аннан 12 минутка гына соңарып, икенче булды
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дакар-2010» марафон ралли-рейдының 6 нчы этабында кичә Владимир Чагин җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы җиңү яулады.
Антофагаст белән Иквик шәһәрләре арасыннан узган «Дакар»ның 6 нчы этабының 598 чакрымлык маршрутыннан 418 чакрымы хронометрланган махсус участок аша үтә. Йөк машиналары экипажлары зачетлары арасында Владимир Чагин иң тиз – 5 сәгатьтән дә кимрәк вакыт күрсәткәннәр арасында бердәнбере булды. Гомуми зачетта аның артыннан ук килгән һәм команда буенча куларкадашы булган Фирдәүс Кәбиров, 12 минутка гына соңарып, икенче булды.
Шул рәвешле, «Дакар»ның 5 тапкыр чемпионы булган команданың өстенлеге 38 минутка җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз