news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Чагин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында онлайн тавыш бирде

Татарстаннан читтә булган танылган спортчылар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре «Бердәм Россия» партиясе праймеризында интернет аша тавыш бирде.

Владимир Чагин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында онлайн тавыш бирде
архив

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). «Камаз-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин электрон тавыш бирү системасы ярдәмендә Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты. «Дакар» раллиеның күп тапкырлар җиңүчесе Казахстанның Актау шәһәрендә тавыш бирде.

Биредә «Ралли-Казахстан 2019» ралли-рейдлары буенча дөнья Кубогы этабы башлана.

«Кызганыч, бүген үземнең участокка килә алмыйм. Әмма электрон тавыш бирүдә катнаштым. Бүген барлык татарстанлыларны читтә калмаска һәм үз фикерен белдерергә чакырам», - диде Владимир Чагин үзенең видеомөрәҗәгатендә.

Электрон тавыш бирү системасы ярдәмендә праймеризда шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Зиннуров, Борис Менделевич, Илдар Гыйльметдинов, Равил Хөснуллин һәм Айрат Фәррахов катнашты.

Быел Татарстанда электрон тавыш бирү «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Сервистан файдалану өчен, pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтына керергә, «Онлайн тавыш бирү» кнопкасын табарга һәм алдагы инструкцияләрне үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100