Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Чагин Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан стендын карарга чакырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмә-форумы илебез ирешкән казанышларның чын калейдоскобы булды. Илнең куәтен һәм матурлыгын бәяләү өчен бу масштаблы күргәзмәдә һәркем булырга тиеш, дип белдерде «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, ил халкына мөрәҗәгать итеп.
«Мин яши торган Татарстан Республикасы илебездә һәм чит илләрдә күп кенә казанышлары белән билгеле. Әйтик, нефть чыгару һәм нефть химиясе, авиатөзелеш үзәге, авыл хуҗалыгы производствосы лидерларыннан берсе буларак. Чаллы шәһәре исә бөтен дөньяда танылган «КАМАЗ» йөк машиналары белән дан тота», - дип искәртте ул.
Чагын билгеләп үткәнчә, Россиядә яшәүче һәркем, кайда гына булуына карамастан, туган ил флагы финишта җилфердәсен өчен зур тырышлык куярга тиеш.
Искәртеп узабыз, «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кичә ачылды һәм ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. ВДНХ мәйданчыкларында илнең 89 төбәгеннән, әйдәп баручы федераль ведомстволар, корпорацияләр һәм иҗтимагый оешмаларның экспозицияләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмә эшләгән дәвердә Россия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт әгъзалары аның белән берничә тапкыр танышыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз