news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Алекно: Татарлар дөнья белән идарә итә

“Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно Санкт-Петербургта узган, исәп буенча өченче финал уенына йомгак ясады.

Владимир Алекно: Татарлар дөнья белән идарә итә
архив/Ильнар Тухбатов

(Санкт-Петербург, 28 апрель, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). “Зенит-Казан” волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно Санкт-Петербургта узган, исәп буенча өченче финал уенына йомгак ясады. Биредә Питер “Зенит”ын 3:0 исәбе белән җиңеп, команда унынчы тапкыр Россия чемпионы булды. Алекно үз командасының уңышын “Ак Барс”ның Гагарин Кубогында җиңүе белән бәйләде.

„Газпром” безнең шәһәргә волейболны кайтарды. Ә без, “Ак Барс” хоккей командасы Гагарин Кубогында җиңеп берничә көн үтүгә,  без чемпион булдык. Мин Казанда ахыргы уенда булдым һәм горурлык белән әйтә алам - татарлар дөнья белән идарә итә. Шаяру” , — дип билгеләп үтте Алекно.

Вильфредо Леонның китүе турында әйткәндә, “Зенит” (К) остазы үз командасында тагын кадрлар үзгәреше булачагын җиткерде. Бүгенге уен бик үк яхшы булмады. Кызыксыз, тамашачыга кайвакыт күңелсез булды”, - дип таныды Алекно.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100