news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Алекно һәм Максим Михайлов – Европада иң яхшылар рәтендә

Казанның "Зенит" командасы баш тренеры һәм әйдәп баручы уенчысы кичә лаеклы бүләкләрен алды.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Мәскәүдә Европа волейбол конфедерациясенең “гала-кич”е узды. Анда Чемпионнар лигасының төркем этабына жирәбә үткәрелде, аннары узган сезон нәтиҗәләре буенча иң-иңнәр бүләкләрен алды.

Казанның “Зенит” волейбол клубының берьюлы ике вәкиле иң яхшылар рәтендә аталды – Владимир Алекно 2016-2017 елгы сезонның иң яхшы тренеры булып танылса, Максим Михайлов иң яхшы уенчы булды.

Исегезгә төшерәбез: узган сезонда "Зенит" волейболчылары ил чемпионы исеменә лаек булды, Чемпионнар лигасында җиңүче булды, Россия кубогы һәм Суперкубогын яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100