Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владикавказдагы сәүдә үзәгендә шартлау булган, бер кеше үлгән
Владикавказның «Алания Молл» сәүдә үзәгендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган. Төньяк Осетия – Алания Республикасы башлыгы Сергей Меняйло шул хакта хәбәр итте.
«Бер хатын-кызның гомере өзелгән. Ул фаҗига вакытында бина эчендә булган. Тагын бер зыян күрүченең хәлен ачыклыйлар. Аны табиблар хастаханәгә алып киткән. Урында оператив штаб төзелгән, хокук сакчылары һәм коткару хезмәтләре эшли», - дип искәртте ул Telegram-каналда.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә тугыз кеше зыян күргән. Сәүдә үзәгендә янгын көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 800 квадрат метр мәйданда бинаның өченче катында һәм түбәсендә янгын чыккан. Хәзерге вакытта янгынны сүндерәләр.
«Телевышка тирәсендә шартлау булган дигән имеш-мимешләр расланмый», - дип искәртте Меняйло һәм дөрес мәгълүматка гына ышанырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз