news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владикавказда узган билбау бәйләп көрәшүдә Зәй кызы уңышлы чыгыш ясады

Татарстан җыелма командасы исә өченче урын алды

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Владикавказда билбау бәйләп көрәшүдә Россия чемпионаты узды. Анда Татарстан командасы составында Зәйдән Екатерина Бусова белән Радик Сәлахов катнашты. Ярышта Екатерина Бусова көмеш медальгә лаек булды. Татарстан җыелма командасы исә өченче урын алды, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100