news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Хатын-кызлар еш кына катлаулы мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә ала. Аларның проблемалар һәм мәшәкатьләр өемен хәл итә белүе һәм шул ук вакытта сокландыргыч булып калуы ир-атларны гаҗәпләндерә. Бу хакта Халыкара хатын-кызлар көнендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде. Видеомөрәҗәгать Кремль сайтында чыкты.

«Кадерле хатын-кызлар, сез үзегезнең матурлыгыгыз, зирәклегегез һәм киң күңелле булуыгыз белән дөньяны үзгәртергә сәләтле, әмма иң элек табигать биргән бөек бүләк - балалар тууы ярдәмендә. Әни булу — хатын-кызларга бирелгән искиткеч сәләт. Авыр, җаваплы, әмма шулкадәр шатлык һәм бәхет бирә торган», - диде дәүләт башлыгы.

Ул искәрткәнчә, 2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде, шуңа күрә аларның мәнфәгатьләре абсолют өстенлекле булачак. Әниләр һәм балалар дәүләт ярдәмен тоеп яшәсен өчен, барысы да эшләнәчәк.

Президент махсус хәрби операция зонасындагы хатын-кызларга һәм туганнары белән аерым булган, хәрбиләрне үз мәхәббәте һәм ярдәме белән илһамландыра, аларга алгы сызыкта, госпитальләрдә һәм волонтерлык структураларында ярдәм итүчеләргә аерым мөрәҗәгать итте.

«Сез хатын-кыз йөрәгенең нинди көчкә ия булуын яңадан исбатлыйсыз, нык булу, яхшылык һәм дөреслекнең безнең яклы булуына ышаныч үрнәге булып торасыз», - диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100