Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ВКонтакте» төркемендә иң файдалы татар телле төркемнәр бүләкләнде
Бүген «Пирамида» үзәгендә XIII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең бүләкләү тантанасында «ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә» номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Алар түбәндәгеләр:
өченче урынга «Татар ядкәрләре» татар халкының уникаль ядкәрләрен яктыртучы проект https://vk.com/tatar_yadkarlare һәм «Ялкын» журналы - https://vk.com/yalkyn лаек булды.
Икенче урын Камал театрының ВКонтактедагы рәсми төркеменә https://vk.com/kamalteatr. «Тәртип» радиосының ВКонтактедагы рәсми төркеменә https://vk.com/tartip.tatar бирелде.
Беренче урын Татар электрон китабы (татэлкит) - татар телендә, татарлар, Татарстан турында электрон китаплар https://vk.com/tatelkit проектына бирелде.
«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 140 ка якын интернет-проектка бәя биргән. Быел финалга 45 интернет-проект тәкъдим ителгән.
Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин 2010 елдан бирле бик күп яңа проектлар барлыкка килгәнен искәртте.
Бәйге Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы, «Белем радиосы» билингваль балалар һәм яшүсмерләр радиосы, «Аксу» компанияләр берлеге һәм күп кенә башка оешмалар, юридик һәм физик затлар ярдәме белән оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз