news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“ВКонтакте” социаль челтәрендә яңалык - хәбәргә үзгәреш кертү мөмкинлеге барлыкка килде

Җибәрелгән текстны 24 сәгать эчендә төзәтергә була.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). “ВКонтакте” социаль челтәрендә яңа функция барлыкка килде – хәзер кулланучылар җибәрелгән хәбәрләрне тәүлек дәвамында төзәтә ала, дип җиткерә социаль челтәр хакимияте.

Сайтта хәбәрләрнең тулы һәм мобиль версиясен камилләштерү өчен, “иконкага” карандаш белән төртергә, текстны үзгәртергә һәм “галочкага” басарга кирәк. Җибәрелгән текстны 24 сәгать эчендә төзәтергә була.

Шулай ук төркем чатларын ачучы кешеләр яңа катнашучылар чакыру өчен сылтама булдыра ала. Шулай булганда, теләге булган һәркем әңгәмәгә кушыла ала, аның өчен оештыручыларга әлеге катнашучыны дусларга теркәү кирәкми.

Социаль челтәрдәге яңалыкны кушымтаны яңарткач кына бәяләп булачак.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100