news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Луиза Хәйруллина фонды» рәсми төркеме оештырылды

Төркемгә әлегә 100дән артык кеше язылган, аларның саны артканнан-арта бара.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Луиза Хәйруллина фонды» рәсми төркеме оештырылды
Башинформ

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Луиза Хәйруллина фонды» рәсми төркеме оештырылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Анда Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче хатын-кызга (ул банктан 20 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә) карата башланган суд процессының барышы турында дөреслеккә туры килгән барлык мәгълүмат урнаштырылачак.

Әлеге төркемне оештыру турында тәүге хәбәр 9 июль иртәсендә эленгән. Анда әйтелгәнчә, Луизаның ике адвокаты бар, башка яклаучылары юк. Гаепләнүченең иренә килгәндә, ул юристны үзе ялларга тиеш.

Бер хәбәрдә Луизаның аерым камерада утыруы әйтелә. Ул биредәге шартлардан зарланмый. Гаепләнүче тикшерүчегә күрсәтмәләр бирми.

Төркемгә әлегә 100дән артык кеше язылган, аларның саны артканнан-арта бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot