news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ВКонтакте”да митрополит Феофанның татар теле яклы публикациясе бернинди реакция уятмаган

“ВКонтакте” челтәрендә дини төркемнәр республикада тел мәсьәләсе буенча фикер алышуга кушылмады”, - дип белдерде Тарих институты вәкиле.

“ВКонтакте”да митрополит Феофанның татар теле яклы публикациясе бернинди реакция уятмаган
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тел белән бәйле гауга вакытында “ВКонтакте” социаль челтәрендә митрополит Феофанның татар телен яклап урнаштырылган чыгышына бернинди комментарий да булмаган. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтте. Ул “Гуманитар һәм иҗтимагый фәннәрдә конфликтларны тикшеренү” темасына халыкара ворк-шопта чыгыш ясады.

Ул чарадагы башка ил кунакларына узган ел уртасында тел вазгыяте белән бәйле каршылыклар туганын әйтте. Конфликтлы ситуацияләр мәктәпләрдә татар телен укыту белән бәйле булганын аңлатты. Йошкар-Олада Президент Владимир Путинның чыгышыннан соң социаль челтәрләрдә дискуссияләр туганын белдерде. “ВКонтакте” социаль челтәрен өйрәнгәннәрен әйтте.

“Бу челтәрдә тел ситуациясе буенча ничек фикер алышканын ачыкларга теләдек. Татар теле белән бәйле барлык төркемнәрне барладык. Катнашучыларның уртача яшен, яшәү урынын карадык, һәр статьяга комментарийларны тикшердек, аналитик хисап төзедек”, - диде Гөлнара Габдрахманова.

Анализга “Татарская митрополия” һәм “Мусульмане Казани” группалары да кертелгәнен, аларның республикада тел вазгыяте ничек үзгәрүенә реакциясе тикшерелгәнен әйтте. “Мусульмане Казани” төркемендә бер мәкалә, бер комментарий да юк иде”, - диде.

Ә “Татарская митрополия” группасында, аның әйтүенчә, митрополит Феофанның татар телен яклап бер чыгышы урнаштырылган булган. “Бу публикациягә бернинди комментарий күренмәде, группада катнашучылар арасында реакция тудырмады. Ягъни, “ВКонтакте” челтәрендә дини төркемнәр республикада тел мәсьәләсе буенча фикер алышуга кушылмады”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100