news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ВКонтакте»да хәбәрләр аша акча күчереп була

«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). «ВКонтакте» хәбәрләр аша акча күчерү сервисын эшләтеп җибәрде: кулланучылар шәхси хәбәрләр буенча үз банк карталарыннан 75 мең сумга кадәр акча җибәрә ала. Февральдә «Одноклассники» социаль челтәре дә шундый ук хезмәтне гамәлгә ашырган иде. Бу хакта "РБК" яза.

Сервисның техник өлешен ВТБ24 банкы, «МультиКарта» компаниясе һәм Mail.Ru Group процессинг тәэмин итә дип белдергән компания.

«ВКонтакте» социаль челтәре аша 100 сумнан 75 мең сумга кадәр акча җибәрергә мөмкин. Visa карталарыннан акча җибәргән өчен комиссия 1 процент тәшкил итә, әмма ул 40 сумнан да ким була алмый. 2016 ел ахырына кадәр Mastercard һәм Maestro карталарыннан акча җибәрүчеләр өчен комиссия алынмаячак.

«ВКонтакте» социаль челтәренә банк картасын тоташтырырга кирәк. Акчаны алучының карта номеры кирәк булмаячак, ул акчаны кая күчерергә икәнлеген үзе хәл итәчәк диелгән хәбәрдә. Акча картага берничә минуттан алып берничә көн аралыгында күчәргә тиеш. Акчаны алучының тиешле сумманы алу өчен биш көне бар, юкса, акча янә җибәрүче картасына күчәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100