news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ВКонтакте челтәрендә татарча интерфейс тулы көченә эшли башлады

ВКонтакте челтәрендә татарча интерфейс тулы көченә эшли башлады

ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы Beta-режимнан чыкты һәм тулы көченә эшли башлады. Бу турыда ВКонтакте социаль челтәре интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең координаторларының берсе – Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин үзенең аккаунтында хәбәр итте.

«Дуслар! Татарлар! ВКонтактеда татарча интерфейсны куллану - рус теленнән кала икенче урында! Без монда да лидерлар! Меңләгән кеше инде үзенең ВКонтакте интерфейсын татар теленә алыштырды һәм, татар интерфейсын кулланганда, туган телдә аралашу тагын да уңайлырак һәм күңеллерәк!» – диде Раил Гатауллин.

Раил Гатауллин 2011 елның 30 августына – Республика бәйрәменә – «Татар иле» татар социаль челтәрен ясау барышында, 13 кешелек команда ВКонтакте социаль челтәрен 100 процент татар теленә тәрҗемә иткән булган. Вакыт узу белән, челтәр яңарган, яңа сүзләр кертелгән. Интерфейсны тәрҗемә итү 70 процентка төшкән һәм ул beta режимга күчкән. Төп режимга күчәр өчен, 80 процентлы киртәне узарга кирәк булган.

Әлеге юнәлештә эшне 5 энтузиаст алып бара. Тәрҗемә дәрәҗәсе 8о проценттан тан артып киткән, аны 100 процентка җиткерү максат итеп куелган. Раил Гатауллин бу эшкә башка энтузиастларны да кушылырга чакырды. Раил Гатауллин тәрҗемә эшен актив алып барган кешеләрне атады – үзеннән тыш, Рөстәм Хәйруллин, Рүзәл Фәхретдинов, Заһир Хәсәнов, Рәсим Хөсәенов.

Раил Гатауллин әйтүенчә, мобиль кушымтада ВКонтакте әлегә рус, украин, инглиз, казах, португал һәм испан телләрендә генә эшли. Ә компьютерда ВКонтактены берничә дистә телдә кулланырга мөмкин, шул исәптән - татар телендә дә.

ВКонтакте интерфейсын татарчага алыштыру өчен, компьютер экранында сулда меню астында «Еще» сылтамасы буенча күчегез һәм «Язык: Русский»га басып телләр исемлеген ачарга кирәк. Аннары «Татарча» дигәнгә басарга һәм интерфейс татар теллегә үзгәрә.

«Хөрмәтле дуслар! Шулай ук, компьютерларыбызга, ноутбуклар, планшетлар һәм смартфоннарыбызга татар клавиатурасын урнаштырыйк һәм матур итеп татарча аралашыйк! Милләтебезнең һәм телебезнең киләчәге - үзебезнең кулларда! PS. ВКонтакте социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә эшләрен алып баручы әлеге волонтерлар командасына сез дә кушыла аласыз! Моның өчен тәрҗемәчеләрнең координаторларына - миңа яисә Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать итегез», – дигән Раил Гатауллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100